Татарстанда авыл туризмын үстерү эше активлаша

2020 елның 6 июне, шимбә

4 июньдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советында республиканың төньяк-көнчыгыш өлешендә экологик һәм авыл туризмының пилот проектын үстерү буенча Татарстан Президенты йөкләмәсен үтәү барышы турында эшлекле киңәшмә узды. Чараны Парламент Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов үткәрде. Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.

Проект республиканың 8 районын берләштерә: Питрәч, Саба, Кукмара, Теләче, Арча, Әтнә, Балтач һәм Биектау районнары. Май дәвамында эшче төркем алты районда күчмә киңәшмәләр үткәрде.

Марат Әхмәтов билгеләп үткәнчә, авыл туризмын үстерүгә аерым игътибар бирелә. БМОның Бөтендөнья туристлык оешмасы Генераль ассамблеясы тарафыннан 2020 ел авыл һәм экология туризмы елы дип игълан ителгән иде. Агымдагы елның май аенда Россия Президенты илнең эчке туризмын үстерү кирәклеге турындагы идеяне бирде, туристлар өчен кызыклы маршрутлар булдырырга кушты. Федераль дәрәҗәдә 2035 елга кадәр туризмны үстерү стратегиясе эшләнгән. Татарстанда 2030 елга кадәр Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе гамәлдә, анда авыл туризмы алга ыргылу юнәлеше буларак билгеләнгән.

"Хәзер бигрәк тә үз республикаңны, аның үсешенең тарихи аспектларын белү бик актуаль, – дип ассызыклады Марат Әхмәтов. – Авыл туризмын үстерү өчен Татарстанның бөтен мөмкинлекләре бар. Республика өчен ачыла торган мөмкинлекләрдән мөмкин кадәр күбрәк файдалану өчен бу эшкә актив керешергә кирәк".

Марат Әхмәтов, туризм үсешен бу өлкә белән кызыксынучы кешеләр генә активлаштыра ала, дип ассызыклады. Шул ук вакытта, бу эшкә эшкуарларны җәлеп итмичә, административ ресурслар һәм бюджет финанславы белән генә көтелгән нәтиҗәләргә ирешеп булмаячак.

Утырышта Ямаширмә авылында «Татар тәвә кошы» фермасын тотучы фермер Әхмәт Котдусов чыгыш ясады, аның проекты республикада иң уңышлы дип табылды. Ел саен фермага 8 меңнән артык кеше килә.

Саба һәм Кукмара районнары башлыклары да үз территорияләрендә авыл туризмын үстерү тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Алар үзләренә килүче туристлар санының шактый артуын билгеләп үтттеләр.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Лотфулла Шәфигуллин туристлык маршрутларына җәлеп ителәчәк авыллар инфраструктурасы белән җитди шөгыльләнергә тәкъдим итте.

Туризм буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов кадрлар җитмәү турындагы фикерләрен җиткерде һәм бу җитешсезлекне бетерү өчен авыл туризмына өйрәтү буенча республика программасы эшләнүен билгеләп үтте.

Катнашучылар бу  юнәлештә шактый күләмдә дәүләт ярдәме күрсәтелә торган илнең башка төбәкләре, шулай ук Беларусь Республикасы тәҗрибәсе турында фикер алыштылар.

Марат Җәббаров билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы да Министрлыкның гамәлдәге программалары кысаларында республикада авыл туризмын үстерү буенча системалы эш алып баруны планлаштыра, шул исәптән халык арасында бу юнәлешне популярлаштыруны да кертеп.

Марат Әхмәтов, нәтиҗә ясап, районнарда туристларны кызыктырырга мөмкин булган барлык объектларны инвентаризацияләү мөһимлегенә игътибар юнәлтте. Бу эш нәтиҗәсендә авыл һәм экологик туризм объектлары реестры булдырылачак.

Аның сүзләренә караганда, авыл туризмын үстерү һәр елны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендә уздырыла торган авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру буенча зур эшнең бер өлеше буларак каралырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International