«Хәтер шәме» Бөтенроссия акциясе Россия Президенты Владимир Путин Указы буенча игълан ителгән Хәтер һәм Дан елы кысаларында уза.
1941 елның 22 июнендә фашист Германиясе СССРга бәреп керә . Бу көн 27 000000 совет гражданнарының гомерен өзгән сугыш башланган көн. Ел саен бу фаҗигале датада без тыныч тормышыбыз өчен үз - үзләрен корбан иткән кешеләр истәлегенә «хәтер шәмнәре» кабызабыз.
"Хәтер шәме" акциясенә кушылып, бу дөньяны саклаучыларны искә ал!