Алар арасында "Яраткан Татарстанга – 100" дип исемләнгән әңгәмә-сәяхәттә Татарстанның истәлекле урыннары турында сөйләнде. Шулай ук татар милли киемнәре турында да әңгәмә үткәрелде. Р.Мөхәммәдованың "Татар халык киемнәре", С. В. Сусловның "Татар костюмы"дигән бай иллюстрацияле монографиясе тәкъдим ителде.