2020 елның 1 июль көнендә Иске Карабаян авылында яшәүче тыл ветераны Арсентьева Дарья Максим кызына 100 яшь тулды. Шул уңайдан Дарья апага Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов, Россия Президенты Владимир Путинның, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннехановның тәбрикләмәләрен hәм истәлекле буләк тапшырды.
Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.