Шармыш авыл китапханәсендә партизаннар һәм подпольщиклар көне уңаеннан "Безгә яшәргә һәм истә тотарга"дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Әңгәмә барышында бу истәлекле датаның барлыкка килү тарихын искә төшерделәр, партизаннарның батырлыклары турында сөйләштеләр. Китапханәче «Яшь гвардия" балаларының батырлыгына тукталды. Әлеге көн уңаеннан укучылар игътибарына "йөрәк кушуы буенча, намус кушуы буенча" дигән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.