ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган киңәйтелгән утыз сигезенче утырышы узды

2020 елның 8 июле, чәршәмбе
  1. нче июль көнне район мәдәният йортында Теләче муниципаль район Советының ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган киңәйтелгән утыз сигезенче утырышы узды.   “ТАССР га 100 ел: Теләче районы – тарих һәм бүгенге көн” темасы буенча район Башкарма комитеты Җитәкчесе Хаҗипов Нәҗип Нәкыйп улы тирән эчтәлекле доклад белән чыкты. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Усманов Айрат Нагимович катнашты.

Көн тәртибе буенча шулай ук Теләче муниципаль районы ветераннар Советы рәисе урынбасары Гыйльмиев Сәлмән Галиевиччыгыш ясады.

Утырыш ахырында эш алдынгыларына республиканың һәм районның бүләкләре тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International