Китап күргәзмәсе төзелде

2020 елның 13 июле, дүшәмбе

 2 июль көнне Теләче балалар китапханәсендә швед язучысы Анника Тор әсәрләре буенча «Остров в море» дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде. Аңа кадәр китапханәдә зур әзерлек эшләре башкарылды: автор турында мәгълүмат тупланды, язучы иҗаты буенча презентация һәм буктрейлер ясалды.

Бу повесть – кешеләргә карата толерант мөнәсәбәт булдыру үрнәге. Минемчә, бала әлеге акыллы китапны укыгач төркемнән аерылып торган кешегә беркайчан да бармак белән төртеп күрсәтмәс, сыйныфка килеп кушылган яңа баланы һичкайчан рәнҗетмәс.

Анника Тор иҗаты белән тулырак инстаграммда балалар китапханәсе битендә танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International