Имтиханнар дәвам итә.Хәерле сәгатьтә!

2020 елның 13 июле, дүшәмбе

3 нче июль   көнне   Теләче урта  мәктәбендә   чыгарылыш  сыйныф укучылары   информатикадан    бердәм  дәүләт имтиханы  тапшырдылар.   Алда  сынаулар  дәвам итә.

6  нче июльдә укучыларны  рус  теленнән  язма имтихан  , 10   нчы июль көнендә  –  математикадан   профиль буенча  имтихан көтә.   Чыгарылыш сыйныф укучылары 13 нче   июльдә  тарих һәм физикадан   , 16  нчы июль көнне химия һәм җәмгыять белеменнән, 20 июльдә биология һәм чит телдән язмача имтихан бирәчәкләр.  22 -23 июль көннәрендә чит телләрдән телдән сынаулар көтә.  Имтиханнар санитария  – эпидемия нормаларын төгәл үтәп үткәрелә. Уңышлар телибез, балалар! Хәерле сәгатьтә булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International