Казаклар авылы китапханәсе үзенең китап укучылары белән берлектә «Читаем Пушкина вместе» дип исемләнгән Х Халыкара акциядә катнашты, аны А.С. Пушкин исемендәге балалар һәм яшүсмерләр өчен өлкә китапханәсе (Саратов шәһәре) оештырды. Акция бөек шагыйрьнең туган көне уңыеннан үткәрелде һәм күп санда балаларны, яшүсмерләрне, яшьләрне рус классик әдәбиятын укуга җәлеп итүгә юнәлдерелде.