7 июль көнне , Айдар авыл китапханәсендә, Гаилә, мәхәббәт, һәм тугрылык көне уңаеннан, “Гаилә учагына –китап аша” дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Гаилә һәм мәхәббәт темасы татар язучыларының төп темаларының берсе булып тора. Күргәзмәдә гаилә темасын яктырткан проза әсәрләре, шулай ук гаилә ныклыгы, аның роле, бала тәрбияләү буенча да китаплар тәкъдим ителде.