Җәй ае - иң җылы, иң кояшлы рәхәт ел фасылының берсе.

2020 елның 13 июле, дүшәмбе

Ә җәйне җиләкләрдән башка күз алдына да китереп булмый. Җиләк ул баларның яраткан тәм-томы гына түгел, ул витаминнар чыганагы да. Шуңа күрә Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында ел саен җиләкләргә багышланган атналык була. Балалар бу атнада яраткан җиләкләре турында сөйләштеләр, экскурсиягә чыктылар, рәсемнәр ясадылар, табышмакларга җаваплар таптылар, шигырьләр сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International