Бөек Ватан сугышы Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтү уңаеннан, Айдар авыл мәдәният
йорты хемәткәрләре үз сайтларында "Оста куллар" берләшмәсе
активларының иҗади эшләр күргәзмәсе оештырдылар. Анда лаеклы кул эшләре тәкъдим ителде. Күргәзмәдә Җиңү техникасы: танклар, самолетлар,
корабльләр, су асты көймәләре, ату коралы, барлык төр гаскәрләрнең техникасы турында мәгьлүматларны күрергә була иде.