8 июль- балалар язучысы Җәвад Тәрҗемановның тууына 100 ел тулды.

2020 елның 13 июле, дүшәмбе

Шул уңайдан, Айдар авыл китапханәсендә “Җәвад Тәрҗеманов иҗатында- балачак дөньясы» дип исемләнгән кычкырып укулар оештырылды.

Җәвад Тәрҗеманов балалар өчен Туган ил һәм дуслык турында шигырьләр, әкиятләр язган. Язучының «Күңелле сабантуй», «Көмеш койрык маҗаралары», «Шуктуган», «Тылсымлы сүзләр», «Шаян һәм Наян», «Ябалак һәм тавык» әкиятләре тормыш шатлыгы, яктылык һәм игелек белән сугарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International