9 июль көнне Ачы мәдәният йортында Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көне уңаеннан, балалар өчен " Әйләнә-тирәбездә дөнья” дип исемләнгән викторина уздырылды. Әлеге чара балаларга бер-берсе белән ярышырга, экология буенча белемнәрен тикшерергә, табигать билгеләрен искә алырга мөмкинлек бирде. Уен ахырында балалар татлы призлар белән бүләкләнде.