Утырыш эшендә Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Усманов Айрат Нагимович катнашты. Ахырдан эш алдынгыларына республиканың һәм районның бүләкләре тапшырылды. 8 июль көнне район мәдәният йорты фойесында, Теләче муниципаль район Советының ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган киңәйтелгән утыз сигезенче утырышы уңаеннан, район оешмалары әзерләгән күргәзмәләр урын алган иде. Әлегә чарада Лесной авыл клубы мөдире, клуб берләшмәсенә йөрүчеләрнең кул эшләреннән торган күргәзмә белән катнашты.