Юбилярны котладылар

2020 елның 13 июле, дүшәмбе

2020 елның 10 июль көнендә Олы Тиләҗе авылында яшәүче тыл ветераны Сираҗиева Хаҗирә Гилмухан кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Хаҗирә апага Россия  Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗиповның тәбрикләмәләре тапшырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесенең  социаль мәсьәләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин, район социаль яклау  бүлеге җитәкчесе Фәридә Галимова һәм Иске Җори авыл җирлеге башлыгы Раиль Мараков Хаҗирә апага изге теләкләрен җиткереп, истәлекле буләк, чәчәк бәйләме тапшырдылар.

Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International