Казаклар авылы китапханәсе экологик тәрбия бирүдә актив эш алып бара.

2020 елның 13 июле, дүшәмбе

 Әлеге юнәлеш еллар узган саен үзенең мөһимлеген югалтмый, чөнки кешелек тарихы табигать белән аерылгысыз бәйләнештә тора.

10 июль көнне китапханәче балаларны “Гүзәллекне тою һәркемгә кирәк” дигән тематик әңгәмәгә чакырды. Китапханәдә әлеге темага багышланган китаплардан, дару үләннәреннән күргәзмә ясалды. Әңгәмә күргәзмәгә күзәтү белән бергә үрелеп барды. Китапханәче экологик шартларны яхшыртуга һәркемнең дә өлеш кертә алуын, моның өчен табигатьне саклау акцияләрендә һәм айлыкларда катнашырга кирәк булуын ассызыклады. Ә соңыннан балалар үзләре уйный торган мәйданчыкны чүпләрдән чистарттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International