10 нчы июль көнне Теләче урта мәктәбендә чыгарылыш сыйныф укучылары математикадан профиль буенча бердәм дәүләт имтиханы тапшырдылар. Алда сынаулар дәвам итә. Чыгарылыш сыйныф укучылары 13 нче июльдә тарих һәм физикадан , 16 нчы июль көнне химия һәм җәмгыять белеменнән, 20 июльдә биология һәм чит телдән язмача имтихан бирәчәкләр. 22 -23 июль көннәрендә чит телләрдән телдән сынаулар көтә. Имтиханнар санитария – эпидемия нормаларын төгәл үтәп үткәрелә. Уңышлар телибез, балалар! Хәерле сәгатьтә булсын!