Барлык балалар да рәсем ясарга ярата.

2020 елның 15 июле, чәршәмбе

Асфальтта рәсем ясауны  алар  аеруча үз итәләр. Шул уңайдан 12 июль көнне  Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан балалар өчен

« Жәй бизәкләре! " дип исемләнгән мавыктыргыч, матур бәйге үтте. Әлеге чара балаларның әйләнә-тирә дөнья матурлыгы турында күзаллауларын киңәйтүгә юнәлдерелгән иде.  Кәгазьдә түгел, асфальтта төсле акбур белән рәсем ясау нәни рәссамнар өчен бәхет. Бүген аяк астында асфальт рәсем дәфтәренә әверелде, ә фантазия чикне белмәде. Асфальт гаҗәеп буяулар белән чәчәк атты: сары кояш нурлары бер-берсен уздырып балкыды,  болыннар төрле төстәге чәчәкләргә күмелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International