Ә каникуллар - укучыларга уку көннәрендә вакыт җитмәгән кызыклы китапларны уку өчен менә дигән мөмкинлек! 11 июль көнне Айдар авылы китапханәчесе яшь китап укучылар игътибарына «Иң яхшы каникуллар – яңа китап белән !" дип исемләнгән библиофреш үткәрде. Балалар гаҗәеп ил буйлап сәяхәт кылдылар, яңа заманча авторлар һәм китап серияләре белән таныштылар.
Чара ахырында балалар яхшы китап һәрвакыт дус, ярдәмче һәм киңәшчегә әверелә дигән нәтиҗә ясадылар. Нәкъ менә китап катлаулы сорауларга җавап, бәяләп бетермәслек киңәшләр бирергә , безнең күңелне ачырга һәм бәхетле итәргә мөмкин. Китаплар ярдәмендә тормышыбыз яктырак, баерак, кызыклырак була бара. Китапханәче укучыларга әле укылмаган китаплар иленә сәяхәт итеп, бик күп яңа исемнәр һәм яхшы китаплар белән танышуларына, аларны һичшиксез укыларына ышаныч белдерде.