Барлык балалар да рәсем ясарга ярата.

2020 елның 15 июле, чәршәмбе

Асфальтта рәсем ясауны  алар  аеруча үз итәләр. Шул уңайдан 12 июль көнне  Максабаш авылы китапханәчесе  мәдәният йорты белән берлектә балалар өчен

« Жәй бизәкләре! " дип исемләнгән мавыктыргыч, матур бәйге үткәрделәр. Әлеге чара балаларның әйләнә-тирә дөнья матурлыгы турында күзаллауларын киңәйтүгә юнәлдерелгән иде.  Кәгазьдә түгел, асфальтта төсле акбур белән рәсем ясау нәни рәссамнар өчен бәхет. Бүген аяк астында асфальт рәсем дәфтәренә әверелде, ә фантазия чикне белмәде. Асфальт гаҗәеп буяулар белән чәчәк атты: сары кояш нурлары бер-берсен уздырып балкыды,  болыннар төрле төстәге чәчәкләргә күмелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International