13 нчы июль көнне Теләче урта мәктәбендә чыгарылыш сыйныф укучылары тарих һәм физика фәннәреннән бердәм дәүләт имтиханы тапшырдылар. Алда сынаулар дәвам итә. Чыгарылыш сыйныф укучылары 16 нчы июль көнне химия һәм җәмгыять белеменнән, 20 июльдә биология һәм чит телдән язмача имтихан бирәчәкләр. 22 -23 июль көннәрендә чит телләрдән телдән сынаулар көтә. Имтиханнар санитария – эпидемия нормаларын төгәл үтәп үткәрелә. Уңышлар телибез, балалар! Хәерле сәгатьтә булсын!