Һәр чишмәнең үз тарихы, үз агымы, үз моңы, үз юлы бар.

2020 елның 15 июле, чәршәмбе

14 июль көнне Максабаш авылы китапханәчесе  мәдәният йорты,   укучылар белән   берлектә "Челтерәгез чишмәләр" дип исемләнгән экологик маршрутны башлап җибәрделәр. Маршрут  балаларны табигатебезнең байлыгы-авылыбыз чишмәләренең тарихы белән таныштырып, табигатькә, әйләнә-тирәгә сакчыл караш һәм мәхәббәт тәрбияләү максатыннан оештырылды. Беренче тукталышыбыз - “Түбән оч чишмәсе”.  Балалар  чишмә тарихы белән таныштылар, чиста, саф, тәмле салкын чишмә суын эчеп сыйландылар. Чишмә буенда, авылыбыз тирә-юнендә үскән дару үләннәре турында да мәгълүмат алдылар, китаплар укыдылар, табышмакларга җаваплар табып, уйнап, рәхәтләнеп ял иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International