Ачы авыл китапханәсе Л. Кассильнең тууына 115 ел тулуга багышланган "Выдающийся мастер слова", "Читаем вместе Льва Кассиля" дип исемләнгән акцияләрдә катнашты һәм Сертификатларга ия булды.
Проза остасы Кассиль Лев Абрамович (1905-1970) 1905 елның 27 июнендә (10 июль) Саратов губернасының Покровский бистәсендә (хәзерге Энгельс шәһәрендә) табиб һәм музыка укытучысы гаиләсендә туа.
Л. Кассильны балалар яхшы белә. Ул яшь укучыларны Швамбрания, Синегория һәм Джунгахора гаҗәеп илләре белән таныштырды. Аның искиткеч хикәяләрен һәм повестьларын укып берничә буын үсеп чыкты.