Шуңа күрә дә, террорчылык һәм экстремистлык чагылышларына юл куймау өчен чаралар күрү – һәркемнең бурычы. Шул уңайдан, 10 июль көнне Иске Җөри авылы китапханәчесе балалар белән “Таныш булмаган кешеләр белән сак булыгыз”!” дип исемләнгән тәрбия сәгате үткәрде. Әлеге әңгәмәнең максаты балаларда террорчылык һәм экстремистлык кебек куркыныч күренешләргә каршы тискәре караш тәрбияләү иде. Балаларга илебездә булган терракт очраклары турында сөйләнелде, андый куркыныч хәлләргә юлыкмас өчен нинди кагыйдәләрне истә тотарга кирәклеге аңлатылды.