Җәй-үз көчеңне сынап карау , әйләнә-тирә дөньяны үзләштерү һәм аңлау вакыты.

2020 елның 20 июле, дүшәмбе

Җәйге каникулларның һәр сәгате, һәр көне искиткеч һәм кабатланмас!

14 июль көнне , Айдар авылы китапханәчесе мәдәният йорты директоры белән берлектә «Кызыклы китаплар укыйбыз һәм табигатьне хөрмәт итәбез»дип исемләнгән экологик сәяхәт үткәрделәр. Чарада табигать турында, аңа ничек сакчыл карарга һәм аның матурлыгын киләчәк буыннар өчен саклап калырга кирәклеге турында сөйләштеләр. Балалар табышмакларга , кызыклы сорауларга җавап бирделәр, табигать турындагы әсәрләрне искә төшерделәр, соңыннан белемнәрен күңелле уеннар белән ныгыттылар.  Сәяхәт бик файдалы үтте, барысы да канәгать калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International