15 июль көнне Теләче балалар китапханәсендә татар балалар язучысы Җәвад Тәрҗемановның тууына 100 ел тулу уңаеннан «Иң якын дускаем, киңәшчем, ул - китап» дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде. Юбиляр язучының күргәзмәдә тәкъдим ителгән әсәрләре, андагы геройлар өчен борчылырга, якыннарыбызга карата яхшы мөнәсәбәттә, мәрхәмәтле һәм риясыз булырга өйрәтә. Аларның һәркайсының үз холкы, үз язмышы, укучыга үз юлы бар.