Урта Мишә авылы китапханәчесе Гөлфия Мөхәммәтшина Әмирхан Еникинең “Кем җырлады” исемле видеоязмасы белән "Китап укучы Татарстан: әдәби сәхнә” - фестивалендә катнашып Диплом белән бүләкләнде. Әлеге фестивальнең максаты – әдәбиятка, китап укуга мәхәббәт тәрбияләү. Оештыручылары - «ТАТМЕДИА» АҖ, "Сәхнә” журналы редакциясе.