Гомуми чикләү чаралары белән бәйле рәвештә, Росстат 2020 елның октябренә планлаштырылган Бөтенроссия халык санын алу вакытын күчерергә тәкъдим итте. Агымдагы елның 27 июнендә Россия Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин 2021 елның апреленә халык санын алуны күчерү турында карар имзалады.
Киләсе Бөтенроссия халык санын алу 2021 елның 1 апреленнән 30 апреленә кадәр узачак. Ул илнең барлык төбәкләренә, хәтта иң кечкенә һәм ерак торак пунктларга да кагылачак.