Зур булмаган тантаналы чаралар көндәлек мәшәкатьләрдән арынырга, тирә-юньдәгеләр өчен шатлыклы чаралар оештырырга мөмкинлек бирә. Шундый бәйрәмнәрнең берсе-ел саен 16 июльдә билгеләп үтелә торган асфальтта рәсем ясау көне. Шул уңайдан, Олы Тиләҗе, Олы Мишә һәм Кече Мирәтәк авыл мәдәният йортларында асфальтка рәсем ясау конкурсы үткәрелде.