Теләче районында урнашкан «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге " учреждениесенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре 70 яшь һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге ялгыз яшәүче гражданнарны өйләренә барып яшәу шартлары белән танышып кайтты. Бүгенге көндә Теләче районында ялгыз яшәүче 395 өлкән яшьтәге гражданнар яши. Белгечләр 196 гражданны тикшерде. Өлкән яшьтәге гражданнарны карау барышында белгечләр халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә социаль хезмәтләр алу мөмкинлеге, өйдә социаль хезмәт күрсәтү шартлары, хезмәтләр исемлеге турында мәгълүмат бирделәр. Өлкән яшьтәге гражданнарны караучы затларга учреждение базасында туганнарын карау буенча дәресләр тәкъдим иттеләр. Белгечләр янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәү һәм мошенниклык профилактикасы буенча аңлату эшләре алып бардылар. Гражданнарга тематик белешмәләр һәм буклетлар таратылды, шул исәптән коронавирус йогышлы чирентаратмау һәм саклану чаралары турында әңгәмә уздырылды.