Нәрсә ул Туган ил?

2020 елның 20 июле, дүшәмбе

“Нәрсә ул Туган ил? Ул-синең әтиең,әниең,апаң,энең,сеңлең,әбиең,бабаң.Ул-синең туган,яшәгән йортың,урамың,шәһәрең,авылың.Ул-синең сулаган һаваң,басып йөргән жирең.Безнең барыбыз өчен дә газиз туган илебез-Татарстан Республикасы”. Балыклы авылы мәдәният йорты каршында 18 нче июль көнне  уткән  ,,Куп гасырлар кичкән данлы илем!,, дип исемләнгән интеллектуаль уен шушы сүзләр белән башланып китте.ТАССРның 100 еллыгы,туган якка мәхәббәт тәбияләү максатыннан үткәрелгән чарада,балалар республикабызның тарихы,данлыклы шәхесләре турындагы сорауларга жавап биреп,үзләре дә файдалы мәгълүматлар алдылар.Ахырдан бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International