Фитнес- сәгать үткәрелде.

2020 елның 20 июле, дүшәмбе

Балаларда сәламәт яшәү рәвеше пропагандалау, үзләрен һәрьяклап үстерүгә, физик культура белән актив шөгыльләнүгә ихтыяҗ тәрбияләү, аларның ихтыяр көчен, сәламәтлекләрен ныгыту максатыннан, 18 июль көнне Казаклар авылы китапханәсендә  “Хыялый балачак” берләшмәсенә йөрүче балалар белән берлектә “Физкультура белән дуслыгым нык, ул бирә көч, кыюлык” дип исемләнгән фитнес- сәгать үткәрелде. Балалар сәламәтлек темасына караган күргәзмә белән таныштылар, төрле хәрәкәтле уеннар уйнадылар. Китапханәче балаларны сәламәт яшәү кагыйдәләре белән таныштырды, чара ахырында “Сау – сәламәт булыйк дуслар” дип исемләнгән буклетлар өләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International