Теләче муниципаль район Советының 39 нчы утырышы узды.

2020 елның 31 июле, җомга

30 нчы июль көнне район хакимиятенең актлар залында Теләче муниципаль район Советының 39 нчы утырышы узды. Утырыш эшендә Теләче районы прокуроры, район эчке эшләр бүлеге вәкиле, оешма предприятие җитәкчеләре катнаштылар.

Көн тәртибендә төп мәсьәлә 2019 нчы елда һәм агымдагы 2020 елның 1 нче яртыеллыгында район бюджеты үтәлеше турында.

Көн тәртибендәге сораулар буенча Теләче муниципаль районы финанс – бюджет палатасы рәисе Яхин Р.Р., Теләче муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе Мөбинов И.В., район башкарма комитеты юридик бүлек җитәкчесе Емельянов Ю.И. лар чыгыш ясадылар.

Һәр сорау буенча тиешле карарлар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International