Татарстан аграрийлары кырларның урып-җыюга спутник сурәтләр буенча әзерлеген билгели алалар

2020 елның 31 июле, җомга

Бу хакта бүген ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында @minselkhozprod_rt районнар белән узган киңәшмә барышында сөйләнелде.
Цифрлаштыру Татарстанның авыл хуҗалыгы тармагында мөһим роль уйный. Инде бүген үк, әйтик, космос рәсемнәре нигезендә төзелгән һәм даими яңартылып торган карталар буенча басуларның урып-җыюга әзерме-юкмы икәнен билгеләргә мөмкин.
РИВЦ генераль директоры Нияз Хәлиуллин @khaliullin.niyaz хуҗалык җитәкчеләре һәм агрономнарның эшен өстәмә финанс чыгымнарыннан башка бөтенләй яңа дәрәҗәгә чыгарырга мөмкинлек бирә, дип билгеләп үтте. Сервис бушлай. Басуларны даими йөреп торырга кирәк түгел. Моннан тыш, спутник мониторингы барлык басуларны күрергә һәм аның төрле өлешләрендә уңыш өлгерешен анализларга мөмкинлек бирә.
Моннан тыш, бер хуҗалыкта төрле кырларның өлгерү дәрәҗәсен анализлау буенча урып-җыю кампаниясендә эшләүче техника һәм белгечләр паркын рациональ бүләргә мөмкин.
NDVI индексы буенча махсуслаштырылган порталда уңышны җыюга нинди кырлар әзер булуын билгеләргә мөмкин - индекс никадәр түбәнрәк булса, кыр участогы өлгерүгә шулкадәр якынрак. Бу очракта индексның оптималь әһәмияте - 0,2-0,3. Ашлыкның дымлылыгын исә SWIR индексы буенча билгеләргә мөмкин. Бу хакта тулырак «Агрополия» Ютуб-каналында белергә яки Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының колл-үзәгендә 8-800-444-16-70 (доб.8) телефоны буенча фикер алышырга була.
Алдынгы предприятиеләр яңа мөмкинлекләрдән файдаланды инде. Мисал өчен, NDVI индексы белән Кукмара районының «Тойма» авыл хуҗалыгы предприятиесендә актив эшлиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International