1 август көнне Шәтке авыл җирлеге, мәдәният хезмәткәрләре “Шарлама” чишмәсендә корбан ашы уздырдылар. Корбан бәйрәме - һәрберебез өчен дә ярлыкау, иманыбызга тугрылыклы булып калуны раслау, Ходай Тәгалә кушмаган гамәлләрдән тыелу һәм начар ниятләрдән котылу, үзеңә, әйләнә-тирәдәгеләреңә шатлык-һидаять бүләк итү ае ул.