Тантаналы чарага районыбыз җитәкчеләре, авылның олысы да, кечесе дә килгән иде. Балыклы башлангыч мәктәбе янәшәсендә республика программасы нигезендә төзелгән яңа мәйданчыкта авыл яшьләренә, балаларга спортның волейбол, баскетбол кебек төрләре белән шөгыльләнер өчен мөмкинлекләр тудырылган.
Бәйрәмне кереш сүз белән Алан авыл җирлеге башлыгы Булат Хәсәнов ачып җибәрде. Тантаналы чыгышлардан соң яңа мәйданчыкта “Алан” белән “Балыклы” баскетбол командалары арасында тәүге иптәшләрчә очрашу үткәрелде.