5 августта күренекле татар язучысы, Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Мәдинә Маликовага 85 яшь тула.

2020 елның 11 августы, сишәмбе

Шул уңайдан, Айдар авыл китапханәсендә "Әсәрләрендә заман аңы, дәвер сулышы"дип исемләнгән күргәзмә куелды һәм китапларына күзәтү ясалды. Укучыларыбызның иң яраткан китаплары куелган әлеге күргәзмәдә Мәдинә Маликованың тормыш юлы һәм иҗаты турында белергә мөмкин.                                                                                                         Ул татар телендә күп санлы романнар, повестьлар, хикәяләр, пьесалар авторы.                           М. Маликованың китапларын татар әдәбиятын яратучыларның ничәмә буыны укый инде. Аларның популярлыгының төп сәбәбе, әлбәттә, эчкерсезлек, эмоциональлелектә. Сүзнең чын рәссамы буларак, М.Маликова кеше күңеленең иң нечкә кылларына үтеп керерлек итеп яза. Шуңа күрә аның  роман һәм повестьларында китап укучылар үзләренең язмышларын күрәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International