Татарстан игенчеләре @ minselkhozprod_rt @ икенче миллион тонна яңа уңыш ашлыгы җыйдылар

2020 елның 11 августы, сишәмбе

Татарстанда икенче миллион тонна яңа уңыш ашлыгы суктырылган. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 10 августка республика буенча 506,3 мең га мәйданда бөртекле һәм кузаклы культуралар җыеп алынган (суктырылган), бу барлык мәйданның 34%ын тәшкил итә.

Бүгенге иртәдә республикада 2 млн 26 мең тонна ашлык суктырылган, уңдырышлылык - 40,6 ц/га. Сугылган ашлык күләме буенча Буа районы алда бара @ official_buinsk - 110 мең тонна. Икенче урында Тәтеш районы @ tetyushi_official - 97,7 мең тонна, ә өченче урында Зәй районы @ zainskiimr, 91,9 мең тонна.

Дүрт районда барлык мәйданның яртысы диярлек җыеп алынган. Әлки районында @ proalkeevo бөртекле культуралар урып-җыю мәйданының 49%ыннан суктырылган, Буа районында - 46%, Нурлат районында @tatarstan_nurlat һәм Апас районында @ official_apastovo - 44%.Бөртеклеләрнең иң югары уңышы Зәй районында - бүгенгә 61,3 ц/га тәшкил итә. Бу күрсәткеч буенча алдынгылар рәтендә шулай ук Тәтеш, Сарман @ sarmanovo_sarman һәм Минзәлә районнары @ menzofficial.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, узган елның шушы датасына республикада бөртекле һәм кузаклы культуралар 168,1 мең га мәйданда җыелган, 550 тонна ашлык суктырылган, уңдырышлылык - 32,7 ц/га.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International