Теләче 1 нче номерлы балалар бакчасында "Кошлар атналыгы" узды.

2020 елның 14 августы, җомга

Бу атнада балалар безнең янәшәбездә нинди канатлы дуслар яшәве, кошларның ни өчен оялар төзүләре турында күп кызыклы мәгълүмат белделәр. Балалар өчен "Кошларга ничек ярдәм итәргә?», “Бу кайсы кошның тавышы?», "Кемдә нинди томшык" дигән  әңгәмәләр уздырылды.

Шулай ук балалар кошларның табигатьтә мөһим урын алып торуларын да белделәр. Алар үсемлекләргә һөҗүм итүче зарарлы кимерүчеләр һәм бөҗәкләрнең санын киметүчеләр, орлыкларны ерак араларга таратучылар да.

Балалар шигырьләр сөйләделәр, хикәяләр тыңладылар, кошлар турында җырлар җырладылар, хәрәкәтле һәм дидактик уеннар уйнадылар, шулай ук «Кошлар безнең дуслар» дигән балалар эшләре күргәзмәсе оештырылдылар.

Әмма барыннан да бигрәк балаларга пластилиннан кошлар әвәләү ошады. Балалар рәхәтләнеп кошларын бер-берсенә һәм әти-әниләренә күрсәттеләр, алган белемнәре белән уртаклаштылар, шулай ук бу көннең бик матур, гадәти булмаган һәм истә калырлык булуын билгеләп үттеләр. Балалар канатлы дусларыбызны сакларга һәм алар турында кайгыртырга сүз бирделәр. Әлбәттә, кошлар сөйләшә алмый, әмма алар, һичшиксез, балаларга үзләренә карата яхшы мөнәсәбәт өчен, матур җырлары өчен рәхмәт белдерерләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International