2020 елның 20 августында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан муниципаль районнар халкына Башкару эшчәнлеге турындагы законнарны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча бушлай юридик ярдәм күрсәтеләчәк.
Чараны Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Татарстан Республикасы буенча суд приставларының территориаль бүлекләре һәм Татарстан Республикасы Адвокатлар Палатасы вәкилләре катнашында 2020 елның 20 августында 10.00 сәгатьтә видеоконференцэлемтә режимында уздыру планлаштырыла.
Күрсәтелгән тематика буенча сораулар булса, аларны 2020 елның 13 августына кадәр Теләче муниципаль районы Башкарма комитетына түбәндәге электрон почта адресы буенча җибәрергә кирәк: telache@tatar.ru.
Чара темасы буенча сораулар җибәргән гражданнарның видеоконференциядә һичшиксез катнашуы кирәк, дип искәртәбез.