Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны табигать белән таныштыру-балалар белән эшләүдә мөһим бурычларның берсе. Теләченең 1нче номерлы балалар бакчасында экологик тәрбия өстенлекле булып тора. Педагоглар үз эшләрендә яңа алымнар кулланалар, үсеп килүче буынның бөтен тереклек белән кызыксынуын үстерәләр һәм ярдәм итәләр. Быел коллектив тарафыннан экологик сукмак булдыру турында карар кабул ителде-балалар бакчасы территориясендә без балалар өчен таныш һәм аңлаешлы табигать объектларын урнаштырдык. Әлеге сукмак аша балаларда табигать белән кызыксыну, күзәтүчәнлек, сүзлек запасы артачак. Без балаларның туган як табигате турында белемнәрен формалаштыруны, шөгыльләрдә генә түгел, ә режим вакытларында да дәвам итәбез.
Территориядә "Чәчәклек", "Метеостанция", "Гөмбә аланы", "Кырмыска оясы", "Умарталык", "Кошлар ашханәсе", "Авыл ишегалды", «Ылыслы агачлык " кебек тукталышлар барлыкка килде инде.
Спорт участогын янында «Карлыган аллеясы» урнашкан. Ул ике рәт тере койма булып тора. Беренче рәттә – карлыган, икенче рәттә-чия һәм миләш куаклары. Бу нокта, башкалардан аермалы буларак, елның теләсә кайсы вакытында кызыклы.
Махсус җиһазландырылган "Кошлар ашханәсендә" балалар һәм аларның ата-аналары ясаган төрле җимлекләр өчен урын исәпләнгән. Безнең балалар бакчасында кошларны тукландыру ел әйләнәсе алып барыла.
Метеостанция-ул күзәтү пункты. Биредә балаларны флюгер ярдәмендә җил юнәлешен билгеләргә, градусниктан һава температурасын күрсәтергә өйрәтәбез. “Яңгыр яумыймы? “, “Күпме кар яуды? “, “Агач ботаклары ник селкенә?”кебек сорауларга әлеге тукталыш җавап бирә.
Махсус сәламәтлек сукмагында безне җитез куян көтә, аның белән без хәрәкәтле уеннар уйныйбыз, сәламәт һәм көчле булу турында сөйләшәбез.
Киләсе объект-«Яшел даруханә». Без үсемлекләрнең матурлыгы һәм хуш исләре белән генә түгел аларның дәвалауларын да беләчәкбез.
Ә аннары без чын бакчага барачакбыз! Ул кечкенә генә күләмле булса да, монда барысы да җитди – уңдырышлы җир, матур койма һәм хәтта карачкы да бар! Кишер, кабак, көнбагыш, суган утыртырга да, алардан уңыш көтәргә дә була.
Безнең балалар бакчасында экологик сукмак педагоглар тарафыннан оештырылды, балаларның әти-әниләре ярдәм итте. Балалар бакчасы территориясендәге кызыклы табигать объектлары буенча экскурсияләр, аларның һәркайсына сәяхәтләр балаларның белемнәрен баетып кына калмыйча, аларда игелекледек арттырыр, тирә-юньгә мәхәббәт тәрбияләнер, тереклеккә дә якынайты, дип ышанабыз