Бизиборд-безнең иң яхшы дус

2020 елның 14 августы, җомга

 Танылган итальян педагогы Мария Монтессори егерменче гасыр башында ук балаларга төрле көнкүреш предметлары белән уйнау бик файдалы булуын раслый. Мондый уеннар уйнаганда алар сенсорика, бармак чукларының эшчәнлеген камилләштереп кенә калмыйлар, тактиль хисләрне дә үстерәләр. Ә иң мөһиме- йозаклар, төймәләр,  шнурлар ни өчен кирәк булуын һәм аларны ничек дөрес кулланырга кирәклеген аңлыйлар.

 Шулай ук нәкъ менә Мария Монтессори, хәзерге көннәрдә киң кулланыш алган, төрле вак детальләр беркетелгән сенсор тактаның (бизиборд) үрнәген уйлап тапкан. Элеге тактаның заманча модельләре аларның элеккеләренә караганда күпкә функциональрәк булуга карамастан, әлеге уенчыкларның төп бурычы сакланып калган: ягъни баланың һәрьяклап үсүшенә этәргеч бирү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International