7 август көнне Айдар авылы китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә "Сабантуйлы балачак» дип исемләнгән балалар сабантуе оештырды. Бәйрәм барышында балалар Сабантуй бәйрәменең тарихы, йолалары, гореф-гадәтләре белән таныштылар. Зур шатлык һәм кызыксыну белән хәрәкәтле уеннар уйнадылар, зирәклек, тизлек, җитезлек, көч һәм игътибарлылык буенча ярышларда катнаштылар. Алар капчык киеп , кашыкка йомырка куеп йөгерделәр, чүлмәк ваттылар, талантларын күрсәттеләр. Һәм, әлбәттә, бүләкләрсез нинди сабантуй булсын ди!? Бәйрәмдә катнашкан барлык балалар да татлы призлар һәм бүләкләр алдылар. Күңелле ял итеп, өйләренә күтәренке кәеф белән таралыштылар.