Казаклар авылы китапханәсенең социаль челтәр битләрендә “Сәламәт булыгыз” дип исемләнгән онлайн сәхифәсе эшләп килә.

2020 елның 14 августы, җомга

Бу сәхифәдә дару үләннәренең үзенчәлекләре, әһәмияте, файдасы, аларны ничек куллану турында мәгълүмат урнаштырыла. Һәр дару үләненең үзенең җыю вакыты бар. Нәкъ менә шул чорда ул файдалы матдәләрне үзенә туплый, ди белгечләр. Аның дәвалау үзлеге дә шуннан гыйбарәт. Китап укучыларыбыз бу сәхифә аша үзләре өчен күп кенә файдалы мәгълүмат туплый алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International