Айдар авыл китапханәчесе кеше күңелендә китапка карата кызыксыну, сакчыл караш, яхшы укучы булуы белән горурлану хисләре уяту, яңа китапларны тәкъдим итү максатыннан “Китаплар иленә сәяхәт” дип исемләнгән библиофреш уздырды. Китапханәбезнең тылсымлы сандыгында нинди хәзинәләр барын беләсегез килсә, безгә рәхим итегез! Китапның якын дусты булыгыз, аны яратыгыз һәм кадерләгез!