Юбилярны котладылар

2020 елның 14 августы, җомга

2020 елның 13 август көнендә Югары Кибәхуҗа  авылында яшәүче тыл ветераны Низамова Әнвәр Хаҗи кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Әнвәр  апага Россия  Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗиповның тәбрикләмәсе тапшырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесенең  социаль мәсьәләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин, район социаль яклау идарәсе  бүлеге җитәкчесенең вазыйфаларын башкаручы Ләйлә  Каюмова hәм  Югары Кибәхуҗа  авыл җирлеге башлыгы Фәрит Махмутов Әнвәр апага изге теләкләрен җиткереп, истәлекле буләк, чәчәк бәйләме тапшырдылар.

Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International