Зощенко, оста тылсымчы буларак, үз хикәяләрендә балаларны, яхшылыкка, гаделлеккә өйрәтә, дөрес юлга юнәлтә. Язучының туган көнендә балалар аның әсәрләреннән өзекләр укыдылар һәм викторина сорауларына җавап бирделәр. Шулай ук авторның гаделлеккә, әйләнә-тирәдәгеләрне яратырга һәм яхшырак булырга өндәүче хикәяләре белән таныштылар.