“Агрохимсервис Теләче“ ярдәмче хуҗалыгында да бөртеклеләрне җыю зур кызулык белән алып барыла. Шул уңайдан Олы Нырсы авыл китапханәчесе “Игенченең уңганлыгы” исем астында көзге культураларны суктыру белән мәшгуль комбайнчылар, икмәк ташучы шоферлар белән очрашты.
Очрашу вакытында бөртеклеләренең чыгышы, туклыгы турында сүз алып барылды. Тагын күпме урып-җыю эшләрен башкарасы барлыгын белеште.