10 августан Теләченең беренче номерлы бакчасында “ Икмәк ” атналыгы башланды.

2020 елның 14 августы, җомга

Бакча хезмәткәрләре балалар белән бик зур эш башкаралар. Икмәкнең кайдан килгәнен, кем үстергәнен һәм ничек үстерелгәнен, ничек өстәлгә эләккәнен балалар кызыксынып тыңлыйлар. Әлеге темага багышлап балалар комнан “кабартмалар, бәлешләр” пешерделәр һәм “Икмәк юлы” темасына рәсем күргәзмәсе оештырылды.  Балалар үз куллары белән кабартмалар ясадылар. Кабартма пешкән ис бөтен бакчага таралды, соңыннан нәниләр үз кабартмаларыннан авыз иттеләр. Балаларның икмәк турында алган белемнәре алар күңелендә әле озак сакланыр дигән өметтә калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International